«Вакытлы матбугат басмалары дулкыны буйлап»: мәгълүмат сәгате (18+)

Яңалыклар яратмаган кеше бармы икән? Әлбәттә, юк. Без барыбыз да кызыксынучан. Барлык кызыклы яңалыклар турында газета һәм журналлар сөйләр. 

18 октябрь көнне 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Вакытлы матбугат басмалары дулкыны буйлап» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. 

Информационный час
1
2

Китапханәче «Пресса», «Вакытлы матбугат» сүзләренең нәрсә аңлатуы, вакытлы матбугатка нинди басмалар керүе, журналларның газеталардан аермасы турында сөйләде. Тыңлаучылар журналларның килеп чыгу тарихы һәм аларның бүлекләре белән танышты. Теләге булган һәркем журналлар актара, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алды. Тәкъдим ителгән материаллар һәр укучыга теләсә кайсы темага кызыксындырган мәгълүматларны табарга мөмкинлек бирде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: